Кыяр,карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
***
Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җылы якка
Күлдәге кошлар китте.
Усак, каен, бөдрә таллар
Яфракларын койдылар.
Чыршы белән карагайлар
Яшел көе калдылар.
Җәен дә бер, көзен дә бер
Чыршы белән карагай.
Энәләре һич коелмый
Кыш булуга карамый.
Соры куян да агара
Җиткәч суык көз көне.
Ап-ак була соры туны
Мамыктай була йоны.
***
Башак җыйган чакта кырда,
Кечкенә Гөлми
Бер симез башак яныннан
Узды иелми.
Тук башак җирдә тик кенә
Калмады ятып.
Мыекларын селкеткәләп,
Әйтте шул вакыт:
-Ник мине, әйбәт башакны,
Алмый китәсең?
Икмәк кадерен белмәгән
Бала икәнсең.
Мин бик тә кыйммәтле бөртек
Саф алтын кебек.
Чәчеп үстерделәр мине
Күпме көч түгеп.
***
Урамда ак кар яуган,
Өй түбәсе агарган.
Агач ботаклары бар да
Яшел күлмәген салган.
Безнең бакчада кошлар да
Нигәдер сайрамыйлар.
Салкын икәнлекне сизеп
Җим эзләргә очмыйлар.
***
Бу бакчада ни үсәме?
Бу яшелчә бакчасы.
Үсә кыяр, помидорлар,
Кәбестәләр – барчасы.
***
Безнең бакчада үсә:
Редис, кыяр, кәбестә,
Шалкан, бәрәңге, кишер
Суган, борыч, чөгендер.
***
Көзге җил усал,
Салкын булса да.
Колак-борыннар
Бераз туңса да.
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.
Һәрвакыт ямьле
Безнең туган ил.
***
Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,
Озак тормас килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады инде бездән кошлар,
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
***
Әтием басуга барып
Иген ура көн саен.
Бик сорагач алып кайткан
Миңа да бер комбайн.
Нигәдер ул бик кечкенә
Үзенеке әнә дәү.
Әнием көлә: - Хәзер,- ди –
Урырсыз инде икәү.
***
Яфрак саргайды,
Үләннәр шиңде.
Ашыкмый гына
Алтын көз килде.
Сау бул, ямьле җәй
Хушыгыз, кошлар.
Хәерле юллар
Телибез дуслар.
***
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары,
Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте,
Җылы якка, көньякка.
***
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Сары яфрак белән
Безнең бакча тулган.
Кояш та елмаймый –
Белмим, нәрсә булган.
***
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар коелып төшә.
***
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары,
Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте,
Җылы якка, көньякка.
***
Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап- сары яфраклар
Җиргә сибелде.
***
Урман, кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
***
Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җыллы якка,
Күлдәге кошлар китте.
***
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
***
Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле.
***
Уңыш җыелды
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Ноябрь җитте.